news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия вице-чемпионкасы, 16 яшьлек Сафия Әскарованы вәхшиләрчә үтергәннәр

16 яшьлек спортчыны мәетендә 17 тапкырга якын пычак кадаган эз табылган.

news_top
Россия вице-чемпионкасы, 16 яшьлек Сафия Әскарованы вәхшиләрчә үтергәннәр

Тольятти шәһәрендә йөзү буенча Россия вице-чемпионкасы Сафия Әскарованың мәете табылган. 16 яшьлек спортчыны вәхшиләрчә үтергәннәр. Кызның мәетендә 17 гә якын пычак эзе табылган. Бу турыда «Газета.ру» сайты хәбәр итте.

Кыз югалу турында әти-әнисе борчыла башлый. Аларның сүзләренчә, Сафия кибеткә дип чыгып киткән. Ләкин ул озак кайтмый тора һәм телефоны да блокировкалана. Кызның мәете җинаять урынында — ташландык төзелештә табылган. Кызны үтергән пычак та шунда булган.

Үтерүдә шикләнелүче кеше тиз арада тоткарланган. Самара өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе үтерүдә шикләнелүченең 16 яшьлек егет булуын хәбәр иткән. Тольяттида яшәүче бу егет белән мәрхүмә кыз танышлар булган.

Җинаятьтә шикләнелүче үсмерне изоляторга утыртканнар. Аңа карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

  • 16 яшьлек Сафия Әскарова йөзү буенча спорт мастеры. 2017 елда юниорлар арасында Россия чемпионатында көмеш медаль яулаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар