Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия вертолетын урлап Украинага качкан хәрбине Испаниядә үтергәннәр, дигән хәбәр чыкты

news_top_970_100

Украина Кораллы Көчләре өчен Россиянең «Ми-8» хәрби вертолетын куып алып киткән очучы Максим Кузьминовны Испаниядә атып үтергәннәр, дип яза мәгълүмат чаралары.

Бу мәгълүматны «РБК-Украина» басмасына аңлатма биргәндә Украина Оборона министрлыгының Баш разведка идарәсе вәкиле Андрей Юсов раслаган, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Италиянең «Il Corrispondente» басмасы мәгълүматлары буенча, Кузьминовны Испаниянең Вильяхойоса шәһәрендә 13 февральдә үтергәннәр. Кузьминовның гәүдәсендә 12 ядрә эзе булган. Башта аңа атканнар, аннары машина белән таптатканнар, дип фаразлана.

Италия басмасы, үз мәгълүматын раслау өчен, Испаниянең «АВС» газетасы чыгарган мәгълүматка сылтама ясый. Әмма Испания матбугат язмасында, корбан буларак, 28 яшьлек Россия очучысы түгел, ә 33 яшьлек украин күрсәтелә.

Ә башка белешмәләр буенча Испания һәм Италия матбугат чарасы мәгълүматлары өлешчә туры килә. «АВС» мәгълүматлары буенча, һәлак булган очучының гәүдәсендә кимендә 6 ядрә ярасы булган. Шулай ук күршедәге Эль-Кампельо шәһәрендә янган машина да табылган, үтерүдә шикләнелгән кеше шунда качкан булырга мөмкин. Испания газетасы «мәет гараж пандусында табылган» дип яза.

Узган елның октябрендә «Россия-1» телеканалында күрсәтелгән репортажда, үзләрен Баш разведка идарәсе (ГРУ) сугышчылары дип таныштырган хәрбиләр очучы Кузьминов «судка кадәр яшәмәячәк» дип сөйләгәннәр иде. Ә кадрда журналист, Максим Кузьминовны физик юкка чыгару турында боерыкның инде алынганын һәм аны башкаруның бары тик вакыт мәсьәләсе генә булуын әйтте. Хәрбиләр качак-очучыга җәза бирергә вәгъдә итә.

«Ул кешене табып, хыянәте өчен, бергә хезмәт иткән кардәшләренә хыянәт иткән өчен, дәүләтебез законнары буенча җәзага тартачакбыз», – дигән иде исемен әйтмәгән Россия хәрбие. Шунысы да бар – Россия Кораллы көчләрендә ГРУ аббревиатуралы разведка ведомствосы юк. Разведка өчен җаваплы ведомство тәнәфесләр белән 1942 елдан 2010 елга кадәр ГРУ дип атала. Соңыннан аны Кораллы көчләр Генераль штабы Баш идарәсе дип үзгәртәләр. Әмма разведка өчен җаваплы хезмәтләр үзләрен ГРУ дип атауны дәвам итәргә дә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин ведомствоның 100 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатьтә аңа ГРУ атамасын кире кайтарырга тәкъдим иткән иде, тик бу эшләнмәде. ГРУ – хәрби разведканың рәсми булмаган атамасы.

Кузьминов Россия хәрби вертолетын ничек куып алып киткән?

2023 елның сентябрендә Россия мәгълүмат чараларына очучы Максим Кузьминовның Курск өлкәсеннән «Ми-8» хәрби вертолетын куып, аның белән Украина территориясенә чыгып китүе билгеле булды. Ул вертолетны август башында алып киткән була. Техниканы куып алып китәргә Кузьминовка Украина Оборона министрлыгы тәкъдим итә, ярты миллион доллар тәкъдим итә. Кузьминовтан тыш, бортта экипажның тагын ике әгъзасы – Хушбахт Турсунов һәм Никита Кирьянов та була, әмма алар вертолетны куып алып китү планлаштырылганын белмәгән.

Вертолет Харьков өлкәсе аэродромына төшеп утыргач, Кузьминов хезмәттәшләрен тынычландырырга тырыша, очкычны Украина Разведка идарәсе хәрбиләре камап алганын һәм каршылык күрсәтүнең файдасыз булуын әйтә. Әмма экипаж әгъзалары Украина силовикларына әсир төшүдән баш тарта. «Нәтиҗәдә, аларның икесен дә хәрби разведка хезмәткәрләре үтерә», – дип сөйләгән Украина Баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов.

Максим Кузьминов армия авиациясенең 319нче аерым вертолет полкында хезмәт иткән, дислокация пункты Приморье краенда була. Кузьминовка карата Россия ФСБ хезмәте «дәүләткә хыянәт итү» маддәсе буенча җинаять эше ача.

Россиянең Тышкы разведка хезмәте башлыгы Сергей Нарышкин белдергәнчә, Испаниядә һәлак булган очучы Максим Кузьминов «Ми-8» хәрби вертолетын урлап китәргә җыенганда ук «мораль мәеткә» әверелгән. «Әлеге сатлыкҗан һәм җинаятьче пычрак һәм куркыныч җинаятен планлаштырган вакытта ук мораль мәеткә әверелгән иде», – диде Нарышкин РИА Новостига.

Кайбер матбугат чаралары «үтерелгән кеше Кузьмингов булмаган» дигән фараз да яза. Мәсәлән, «Взгляд» басмасында сәясәтче Лариса Шеслер бу турыда хәбәрне Украинаның бик актив таратуыннан чыгып, бу – «постановка», дип яза. Сәясәтче фикеренчә, Кузьминовны үлгән дип күрсәтү аны үтерергә теләгән махсус хезмәтләрдән качыру өчен кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100