Россия Банкының директорлар советы 2026 елның 23 октябрендә төп ставканы еллык 14 процент дәрәҗәсендә саклау турында карар кабул итте. Бу хакта Россия Үзәк банкы хәбәр итә.
Регулятор бәяләвенчә, 2026 елның икенче яртысында икътисад тулаем алганда уртача темплар белән үсә. Хәзерге вакытта бәяләр үсешенә басым югары дәрәҗәдә кала. Бәяләрнең тотрыклы үсеше акрынаймый һәм еллык күрсәткечкә күчереп исәпләгәндә 5–6 процент диапазонында саклана. Бу, беренче чиратта, кайбер тармакларда җитештерү куәтләренең вакытлыча кимүе белән бәйле.
Тотрыклы инфляциянең яңадан кимүен тәэмин итү өчен гомуми ихтыяҗның үсешен чикләп торырга кирәк, дип саный Үзәк банк.
Төп фараз буенча, 2027 елда уртача төп ставка еллык 12,5–13,5 процент диапазонында булачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».