Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Украинага хәлиткеч һөҗүмне февраль – мартка кадәр ясаячак

news_top_970_100
Россия Украинага хәлиткеч һөҗүмне февраль – мартка кадәр ясаячак
"Татар-информ" архивы

Россия Украинага хәлиткеч һөҗүмне февраль – мартка кадәр ясарга мөмкин. Бу фаразны Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, запастагы офицер Виктор Кутырь «Украина.ру» порталы белән әңгәмәсендә әйтте, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Офицер сүзләренчә, Киевка яңа кораллар китерү Украина армиясенә апрель яки майда контрһөҗүм оештырырга тырышып карау мөмкинлеге бирәчәк. Моңа кадәр Россиянең Украинага «тактик яки стратегик һөҗүм» ясау мөмкинлеге була.

«Турыдан-туры булмаган билгеләргә карасак, без мондый һөҗүмне ясарга җыенабыз», – диде офицер.

Виктор Кутырь фикеренчә, шуннан соң Мәскәү һәм Киев сөйләшүләр башларга мөмкин.

Алдарак Украинаның Иминлек һәм оборона милли советы сәркатибе Алексей Данилов, Россия Кораллы Көчләре махсус хәрби операция башлануның бер еллыгы уңаеннан Украинага һөҗүм башларга мөмкин, дип әйткән иде.

Россия Украинадагы махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле алып бара. Президент Владимир Путин Донбассны азат итү һәм Россиянең иминлек гарантын тәэмин итүне «махсус хәрби операциянең максаты» дип атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100