Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Украинада тынычлык режимы игълан итте

Тынычлык режимы иртәнге унда ике шәһәр өчен гамәлгә керә.

news_top_970_100
Россия Украинада тынычлык режимы игълан итте

Россия Мариуполь һәм Волноваха шәһәрләреннән тыныч халык чыксын өчен тынычлык режимын игълан итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Бүген, 5 мартта, Мәскәү вакыты белән иртәнге унда Россия тарафыннан тынычлык режимы игълан ителә, Мариуполь һәм Волноваха шәһәрләреннән тыныч халык чыксын өчен гуманитар коридорлар ачыла», — дип хәбәр итте Саклану министрлыгы.

Гуманитар коридорлар һәм тыныч халыкка маршрутлар Украина ягы белән килешеп башкарыла.

Донецк халык республикасы атышны туктату режимына әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта шәһәр халкының гуманитар коридор турында мәгълүматлары булмавы һәм хәзерге вакытта моны аңлату эшләре баруы әйтелә.

Украина президенты Владимир Зеленский офисының киңәшчесе Михаил Подоляк әйтүенчә, Волновахадан 20 мең, Мариупольдән 200 мең тыныч халык чыгып китәргә тели. Бу шәһәрләрне әлеге вакытта Украина хәрби көчләре контрольдә тота, әмма алар ДНР тарафыннан чолгап алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100