Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Украинада хәрби операция башлады

Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Мәгълүмат РИА һәм ТАСС агентлыкларыннан алынган хәбәрләрдән тупланды.

news_top_970_100
Россия Украинада хәрби операция башлады

Владимир Путинның мөрәҗәгате

Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Россия халкына видеомөрәҗәгатьтә Путин шул хакта белдерде.

«Донбасс халык республикалары Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шул сәбәпле мин махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул иттем. Аның максаты — кешеләрне яклау, алар 8 ел дәвамында Киев режимы тарафыннан геноцид һәм кысрыклау кичерә», — диде ул.

Мәскәү Украины «демилитиризацияләү һәм денацификацияләү» гә, Украина хәрбиләрен корал ташларга мәҗбүр итәргә, тыныч халыкка каршы канлы җинаять эшләүчеләрне судка тапшырырга омтылачак, диде Путин. Бу мөрәҗәгатьтән соң Украинаның зур шәһәрләрендә, шул исәптән башкаласы Киевта да шартлау тавышлары яңгырый башлады — хәрби операция башланды.

Путин әйтүенчә, Мәскәү Украина территорияләрен яулап алуны күз алдында тотмый, ул Украина халкының үзбилгеләнүе яклы. Президент НАТОның көнчыгышка таба киңәюен булдырмау кирәклеген әйтте.

Президент Украина хәрбиләрен корал ташларга һәм өйләренә кайтып китәргә өндәде. Бу таләпне үтәүчеләр сугыш барган урыннардан тыныч кына гаиләләренә кайтып китә алачаклар. Кан коелган очракта бөтен җаваплылык Украинада идарә иткән хакимият өстендә булачак, ди Путин. Украиналыларга мөрәҗәгать итеп, президент Россиянең бу адымын киләчәктә тагын да куркынычрак вәзгыятьне булдырмый калу белән аңлатты.

Хәрби операциягә читтән кем дә булса кысылып, Россиягә һөҗүм итәрга теләсә, бу куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип кисәтте Путин.

Хәрби операциягә кадәр булган вәзгыять

Донбасста вәзгыять февраль уртасында кискенләште. 18 февральдә Донбасс халык республикалары җитәкчеләре кораллы низагның кискенләшүен белдерде һәм тыныч халыкны Россиягә эвакуацияләү башланачагын белдерде. ДНР һәм ЛНР җитәкчелеге әйтүенчә, Украина армиясенең зур өлеше чик буе линиясенә урнаштырылган һәм даими атышлар оештыра, Минск килешүләре буенча тыелган хәрби техника куллана.

ДНР һәм ЛНРда гомуми мобилизация игълан ителде.

Донецк һәм Луганск халык республикасыннан эвакуацияләнгән гражданнарын Россиянең 43 төбәге кабул итәргә әзер булуы турында белдерде. Шул исәптән, Татарстан да Донбасстан килүчеләрне кабул итәчәген әйтте.

21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте.

21 февральдә Владимир Путин Россиянең ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тануы турында карарны имзалады.

Кичә Украина хөкүмәте илдә хәрби хәл режимы кертте.

Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Украина агрессиясеннән саклауда һәм гуманитар катастрофа булдырмый калуда ярдәм сорап Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта хәлнең кискенләшүе һәм Киев тарафыннан янаулар сәбәпле, республикалардагы гражданнары үз өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр, Россиягә эвакуация дәвам итә. Украина кораллы көчләре тарафыннан дәвам иткән хәрби агрессия шартларында республикаларда гражданлык сәнәгать инфраструктурасын, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне юкка чыгара, ә иң куркынычы — халыкның һәлак булуы», — дип яза Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков (РИА Новости).

Кремль вәкиле сүзләренчә, Киев башкарган гамәлләр Украинаның Донбасста сугышны туктатырга теләмәве турында сөйли. Шул ук вакытта Украина АКШтан һәм башка илләрдән хәрби һәм башка төр ярдәм алуны дәвам итә. Шушы вәзгыятьтә Россия Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте.

Хәрби операция

Владимир Путинның чыгышыннан соң ук Россия авиациясе Украинаның хәрби инфраструктурасына һөҗүм башлады. Саклану министрлыгы сәгать унбердә Украинаның хәрби һава көчләренә каршы тору чаралары (ПВО) һәм авиабазалары юкка чыгарылды дип белдерде.

Донбасс республикалары чигендә хәрби хәрәкәтләр башланды.

Украинаның чик сакчылары Россия хәрбиләренә каршылык күрсәтми, дип хәбәр итә Саклану министрлыгы. ДНР һәм ЛНР җитәкчелеге дә Украина хәрбиләренең үз командованиесе приказларын үтәмәве, хәрби хәрәкәтләр барган урыннарны ташлап китүе турында яза. Донбасстагы Украина көчләре штабы юкка чыгарылды дип хәбәр итте ДНР башлыгы Денис Пушилин. ЛНР һәм ДНР берничә торак пунктның үз контроленә күчүе хакында искәртте.

Саклану министрлыгы Украина шәһәрләренә, тыныч халыкка һөҗүм булмаячагын искәртә. Шулай ук Украина хәрбиләре каршылык күрсәтмәгән очракта, аларга сугыш барган урыннардан китәргә мөмкинлек тудырылачак.

Хәзерге вакытта Киев һәм Харьков шәһәрләре янында шартлау тавышлары ишетелүе турында хәбәр итәләр. Харьковта аэропортта шартлау булуы хакында язалар.

Украина Россия самолетларын бәреп төшерүе хакында хәбәр итә. Әмма Россия саклану министрлыгы моны инкяр итте. Шул ук вакытта Донбасста Украинаның пилотсыз ике самолеты бәреп төшерелүе хакында хәбәр ителде.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов Төньяк Кырым каналын Днепрдан су алырга әзерләргә боерык бирде. Кырым Россия составына кертелгәннән соң Украина Кырымга Днепрдан су алуны тыйган иде.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков өлкә территориясенә алты снаряд төшеп шартлавы хакында әйтте. Моңа кадәр Россия территориясендә шартлаулар Ростов өлкәсендә дә булган иде. Бәхеткә, корбаннар булмады.

Украина

Хәрби операция уңаеннан Украина президенты Владимир Зеленский халыкка һәм россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. «Украинаның күп кенә шәһәрләрендә шартлау тавышлары ишетелде», — диде ил Зеленский һәм Украина халкын тынычлыкны сакларга, шулай ук өйдән чыкмаска чакырды.

Украина хәрбиләре Луцк, Днепропетровск шәһәрләрендәге хәрби складларны һәм телевидение башнясын шартлату турында белдерде.

Донецк һәм Луганск өлкәләренең Украина контролендәге территорияләреннән эвакуация башланды.

Украина Төркиядән Россия кораблары өчен Дарданелл бугазын ябуны сорады.

12.45 - Украина президенты Владимир Зеленский Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатуын белдерде.

Чит илләрнең реакциясе

ТАСС хәбәр итүенчә, Путинның чыгышыннан соң АКШ президенты Джо Байден Россияне «күпсанлы кеше корбаннарына» китергән сугыш өчен гаепле дип белдерде һәм санкцияләр булачагын әйтте.

Европа союзы Россиягә «моңа кадәр булмаган» санкцияләр кертеләчәген әйтте.

Әйтик, Австрия президенты хәрби операцияләр Россия белән мөнәсәбәтләрне дистә елларга бозачак дип белдерде, дип яза ТАСС.

Лондон Россиягә карата «моңа кадәр күренмәгәнчә» санкцияләр булачагын искәртте.

Доллар курсы 89 сумнан артып китте. Шулай ук евро курсы да 100 сумга кадәр күтәрелде. Хәзерге вакытта банклар валюта сатудан туктады.

Литва гадәттән тыш хәл режимын кертү хакында белдерде.

Кытай тышкы эшләр министры Хуа Чуньин вәзгыятьне җентекләп күзәтүен белдерде, ике якны да тотрыклылыкны сакларга, контрольне югалтмаска чакырды. «Ике як та сөйләшүләргә ишек япмаска» чакырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100