news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле: Озакламый Одесса кабат ирекле шәһәр булачак

news_top

Озакламый Одесса «хәзерге заман бандерачылары изүеннән котылачак» һәм кабат ирекле шәһәр булачак. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захаровага сылтама белән «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, Одессаның «хәзерге заман бандерачалары изүеннән котылып, кабат чын-чынлап ирекле шәһәргә» әйләнү көненә ерак калмады.

Захарова сүзләренчә, 2014 елның 2 маенда Одессаның Профсоюзлар йортында үтерүгә рухландыручылар һәм аны башкаручылар иртәме-соңмы гадел җәза алачак.

2014 елның 2 маенда Украина неонацистлары Одессада Украинаны федеральләштерү тарафдарлары яшеренгән Профсоюзлар йортына ут төртте. Украина Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ул вакытта 48 кеше һәлак булды, 240тан күбрәк кеше яраланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар