Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Һиндстан һәм Пакистан мөнәсәбәтләренең кискенләшүеннән соң, ике якны да тынычлыкка өндәде. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итте.
Мәскәү Нью-Дели белән Исламабад арасында хәрби каршылык көчәюенә тирән борчылу белдерә һәм катнашучы якларны тынычлыкка чакыра, дип белдерде Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова.
«Пахалгам янындагы террорчылык һөҗүменнән соң, Һиндстан һәм Пакистан арасында хәрби каршылыкның көчәюе безне тирән борчуга сала. Россия террорчылык гамәлләрен катгый гаепли, аның теләсә нинди формасына каршы чыга һәм, бу яманлык белән нәтиҗәле көрәш өчен, бөтен дөнья җәмгыятенең көчләрен берләштерү зарурлыгын ассызыклый. Төбәктә вазгыятьнең тагын да начарлануын булдырмас өчен, без якларны тынычлыкка өндибез», – диелә Захарованың Россия Тышкы сәясәт ведомствосы сайтында чыккан комментариенда.
Ул вазгыятьнең тыныч юл белән хәл ителәчәгенә өмет белдерде.
«Нью-Дели белән Исламабад арасындагы каршылыклар 1972 елгы Симла килешүе һәм 1999 елгы Лахор декларациясе нигезендә ике яклы килешү буенча тыныч, сәяси-дипломатик юллар белән хәл ителер дип өметләнәбез», – дип ассызыклый министрлыкның рәсми вәкиле.
«Татар-информ» ТАСС агентлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Һиндстан гаскәрләренең Пакистанга һөҗүме нәтиҗәсендә 26 кеше һәлак булган, 46 кеше имгәнгән. Пакистан Һава һөҗүменә каршы көчләре Һиндстанның 2 истребителен бәреп төшергән. Матбугат чаралары белешмәсе буенча, самолетлар Пакистан һава чигенә кергән булган.