news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Азәрбайҗанга барганда вазгыятьне исәпкә алырга киңәш итте

news_top

Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Азәрбайҗанга барган очракта, Россия халкына вазгыятьне исәпкә алырга киңәш итә. Бу турыда РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова сөйләгән. «Татар-информ» шул хакта яза.

«Хәзерге вакытта Азәрбайҗанда булган яки барырга җыенган гражданнарга агымдагы вазгыятьне ныклап исәпкә алырга киңәш ителә», – дигән Мария Захарова. Бу турыда ТАСС хәбәр иткән.

Захарова искәрткәнчә, яңа белешмә барлыкка килү белән, ведомство халыкка мәгълүмат биреп барачак.

Исегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә Екатеринбургта этник оешкан җинаятьчел төркемнең 6 катнашучысын тоткарладылар. Аларны 2001-2011 елларда заказлы җинаятьләр эше буенча тотканнар. Россия хокук саклау органнарының гамәлләрен Азәрбайҗан хакимияте «көчләү акты» дип сыйфатлады, аларда «этник билгеләр» буенча эзәрлекләү күрде һәм «соңгы вакытта мондый очраклар систематикка әверелде» дип белдерде.

30 июньдә Азәрбайҗан Эчке эшләр министрлыгы хокук саклау органнары «Sputnik Азербайджан» мәгълүмат агентлыгы офисында операция турында хәбәр итте. Соңрак министрлык агентлык офисында берничә кешене тоткарлау турында белдерде. Алар арасында «Sputnik Азербайджан» җитәкчесе Игорь Картавых һәм шеф-редактор Евгений Белоусов бар. Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Россия кешеләрен Ираннан наркотиклар транзиты, аларны интернет аша сату һәм кибермошенниклыкта гаеплиләр.

Сишәмбе көнне Азәрбайҗанның Мәскәүдәге илчесе Рахман Мустафаевны Россия Тышкы эшләр министрлыгына чакыралар. Аңа Бакуда тоткарланган Россия журналистларын кичекмәстән азат итү таләбе белән вербаль нота тапшыралар, дип яза «Татар-информ»,

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар