news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристына фил һөҗүм иткән һәм аягын сындырган – видео

news_top

Һиндстанга Россиядән килгән турист хатынга фил һөҗүм иткән. Туристның аягы сынган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фил турист хатынны хортумы (борыны) белән эләктереп ала һәм җиргә ыргыта. Вакыйга 13 февральдә Джайпур шәһәре янында «Амер» фортында була. Моны видеокүзәтү камерасы төшереп тора.

Кадрларда күренгәнчә, фил хатын-кызны хортумы белән тота, сөйрәп төшерә, аннары җиргә атып бәрә. Фил өстендәге җайдак та егылып төшә. Өстендәге кешеләрдән котылган фил тиз генә китеп бара.

Фил өстендәге 2 кеше дә имгәнгән, пассажир хатынның аягы сынган, диелә.

Басма белешмәсе буенча, бу фил моңа кадәр дә кешеләргә һөҗүм иткән булган инде. 2022 елның октябрендә ул биредә эшләүче сатучыны яралаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар