Балида ял итүче ир-атның бүлмәсенә бака белән елан кергән. Ул аларны видеога төшермәкче булган. Шул вакытта елан кинәт ир-атка ташланган. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Турист читкә сикереп өлгергән, елан аны аздан гына чакмый калган. Шуннан соң елан урамга шуышып чыгып киткән, диелә хәбәрдә.