Кырымның Саки шәһәреннән Екатерина исемле турист Таиландта акыл тешен алдырганнан соң комага киткән. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.
Кыз инвалид коляскасында йөри. Ул сеңлесе белән Паттайяда ял иткән. Флюс барлыкка килү сәбәпле, аңа акыл тешен алдыртырга туры килгән. Операцияне иминият буенча җирле хастаханәләрнең берсендә ясаганнар, әмма соңыннан югары температура һәм сепсис кебек өзлегүләр барлыкка килгән.
Кыз аңын югалткан һәм комага киткән. Ул хәзер Чонбури госпиталендә дәвалана.
Иминият буенча дәвалану вакыты тәмамланган. Апалы-сеңелле туганнар өйгә кайта алмый, чөнки турист кызны күчереп йөртү мөмкин түгел, дип хәбәр иткән Таиландтагы Россия волонтерлары вәкиле Светлана Шерстобоева.