news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристы 4 яшьлек кызын Бангкокта ялгыз калдырып киткән

news_top

Приморье краенда яшәүче хатын-кыз Бангкокта ял иткәндә 4 яшьлек кызын калдырып киткән. Баланы куркыныч шартларда ялгыз калдыруда шикләнелүче әни кешене Таиландтан депортацияләгәннәр. Аннары аны Владивосток халыкара аэропортында кулга алганнар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».

«Хәзерге вакытта хатын-кыз тикшерү өчен полиция бүлегенә китерелгән», – дигән Ирина Волк.

2025 елның сентябрендә Россиядә яшәүче Эрика В. 4 яшьлек баласын Бангкоктагы кунакханәләрнең берсендә ялгыз калдырып китеп югалган. Кызны Таиландтагы балалар йортына урнаштырганнар, шуннан соң сабыйны әбисе барып алган.

Хәзерге вакытта кулга алынган хатын-кыз полиция бүлегендә. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 ноябрь 2025
    Исемсез
    Куке
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар