news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристларын Төркиядә аномаль эсселек турында кисәттеләр

news_top

Быел Төркиядә эсселек күпьеллык рекордларны узарга мөмкин. Бу турыда метеоролог Ихсан Юртташ сөйләгән. Иң югары температура Урта диңгез яр буенда, шул исәптән Анталья, Аланья, Белек һәм Сиде шәһәрләрендә көтелә. «РИА Новости» шул хакта яза.

«Быел җәй без Төркиянең бөтен территориясендә диярлек климатик нормадан югарырак температуралар көтәбез. Кайбер төбәкләрдә күрсәткечләр рекордлы кыйммәтләргә якынлаша яки аларны узып китә ала. Туристларга, бигрәк тә Россиядән килгән дусларыбызга, дәвамлы эссе периодларга әзер булырга кирәк», — дигән Ихсан Юртташ.

Июль һәм август айларында анда термометр баганалары көндезге сәгатьләрдә 40 градустан даими артып китәргә мөмкин. Белгеч билгеләп үткәнчә, курортлардагы югары дымлылык эсселекне тоюны тагын да арттырачак.

Шулай ук мондый һава торышы Эгей диңгезе яр буенда, шул исәптән Бодрум, Мармарис һәм Кушадасы районнарында да көтелә. Юртташ бәяләвенчә, быелгы җәйдә экстремаль югары температуралы көннәр саны уртача күпьеллык күрсәткечләрдән дә югарырак булырга мөмкин.

Метеоролог туристларга кояш нурлары астында көн уртасында озак вакыт булмаска, сыеклык эчү режимын сакларга һәм җирле хакимиятләр һәм метеохезмәтләрнең кисәтүләренә игътибар итәргә киңәш итте. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә, балаларга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә сак булырга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар