news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристлары Вьетнамда су баскан йорттан кечкенә баланы коткарган

news_top

Россия туристлары Вьетнамда су баскан йорттан кечкенә баланы коткарган. Әлеге видеодан соң алар бөтен дөньяга танылды. Бу хакта алар «Известия» басмасына эксклюзив интервью биргән, дип яза РЕН ТВ сайты.

Сәяхәтчеләр ялга сапларда һәм җилкәнле көймәдә йөзәр өчен килгән. Су баса башлагач, алар кешеләрне бәладә калдыра алмаган.

«Безнең кулдан килгән эш: инде бата башлаган кешеләрне 2, 3 катлы йортларга күчерү иде. Анда аларны гаиләләр кабул итте, һәм алар үзләрен тыныч хис итә алды», – дип сөйләгән Россия туристы Игорь Лопунов.

«Беренче гаиләдә 2 бала – малай, кыз һәм бишләп олы кеше бар иде», – дип сөйләгән турист Виталий Наливайко.

Вьетнамда су басу инде 10 көннән артык дәвам итә, 90нан артык кеше корбан булган, һәм ким дигәндә 235 мең кеше тораксыз калган.

Россия лидеры һәлак булучыларның туганнарына ярдәм сүзләрен белдерде.

Су басу һәм җир ишелү нәтиҗәсендә Вьетнамда 90 кеше һәлак булган, тагын 12 кеше хәбәрсез югалган дип санала.

Су басу аркасында Вьетнамда кешеләр йортларында һәм кунакханәләрдә калган. Россиялеләрнең туристик төркеме 18 ноябрь кичендә күпердә автобуста калган. Туристлар анда 2 тәүлеккә якын ризыксыз һәм сусыз утырган, аларны бары 20 ноябрьдә генә эвакуацияләгәннәр.

Көчле яңгырлар иң зур зыянны илнең үзәк районнарына китергән. Иң җитди зыян күргән территорияләр арасында Даклак, Кханьхоа, Зялай һәм Ламдонг провинцияләре бар.

Хәзерге вакытта, хакимият бәяләвенчә, табигать бәла-казасыннан килгән икътисади зыян 9,035 триллион донгтан (341 миллион доллардан артык) артып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар