news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристлары утырган машина Индонезиядә 25 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән

news_top

Россия туристларын алып бара торган машина Индонезиядә 25 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән. Бу турыда биредәге басмага сылтама белән РЕН ТВ яза.

«Бали утравында Булеленг районында 25 метр чамасы тирәнлектәге чокырга машина төшеп киткән. Ул Россия туристларын алып бара торган булган», – дип хәбәр иткән Detik басмасы.

Авариядә беркем дә һәлак булмаган, машина йөртүче һәм пассажирлар имгәнгән. Аларны экстрен рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр.

Биредәге полиция белешмәсе буенча, машина йөртүче тормозлар ватылу сәбәпле идарәсен югалткан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар