news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристлары утырган автобус зур тизлектә баганага бәрелгән мизгел видеога эләккән

news_top

Төркиянең Анталья шәһәрендә Россия туристлары утырган автобус зур тизлектә барган килеш баганага бәрелгән. 20 кеше имгәнгән, аларның 16сы – Россия кешеләре. Фаҗига кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Кадрларда автобусның зур тизлектә башта коймага, аннары баганага бәрелүе күренә. Йөртүче урында ук үлгән. Автобус тимер-томыр өеменә әверелгән.

Салонда Россия һәм Беларусь туристлары була. Бәхеткә, алар арасында бик авыр имгәнүчеләр юк. Җиңелчә һәм уртача травмалар, алар хастаханәләрдә берничә көн дәваланачак, диелә хәбәрдә.

Иминият компаниясе зыян күрүчеләргә кайтканчы биредә яшәп тору һәм өйгә кайту өчен компенсация бирә, туроператор вариантлар карауда ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар