Россия туристлары Төркиядә гадәти режимда ял итә, янгыннар сәбәпле ял итүчеләрне эвакуацияләмиләр, дип хәбәр иттеләр журналистларга Россия туриндустрия берлеге матбугат хезмәтендә, дип яза РИА Новости.
"Төркиянең зур янгыннарга каршы көрәш тәҗрибәсе бар, һәм гадәттән тыш хәл очрагында туристлар тиз арада куркынычсыз урыннарга күчереләчәк", – дип белдергәннәр берлектә.
"Хәзерге вакытта Россия туристлары гадәти режимда ял итә, һәм кабул итүче яктан эвакуацияләр турында хәбәрләр юк. Берлек җирле хакимиятләрнең рәсми белдерүләрен күзәтеп барырга киңәш итә", – дип аңлатканнар.
Шимбә көнне аномаль эсселек фонында урманнар яна башлау сәбәпле, Төркия хакимияте Мерсин һәм Карабюк провинцияләрендәге районнардан 1,3 меңнән артык кешене эвакуацияләгән.
Төркиянең Бурса провинциясендә урманнар яна башлагач, 2 меңләп кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр ителде. Төркиянең Көнчыгышындагы кайбер шәһәрләрдә һава температурасы +50 градуска якынайган, илнең көнчыгышындагы Силопида күзәтүләр тарихында яңа рекорд куелган -/+50,5 градус. Метеорология генераль идарәсе (MGM) фаразлары буенча, 2 августка кадәр Төркиядә сезонның уртача күрсәткечләреннән 7-12 градуска артыграк аномаль эсселек сакланачак.