Россия туристлары Мисырда авариягә очраган, үлүче һәм имгәнүчеләр бар
Ун кеше, шул исәптән өч бала утырган автобуска бик зур тизлектә килә торган җиңел машина бәрелә.
Россия туристлары утырган микроавтобус Каһирә белән Хургада шәһәрләре арасында юлда авариягә очраган. Җиңел автомобильгә бәрелгән автобуста Россиядән килгән бер хатын-кыз үлгән. Бу турыда полициядәге чыганакларына сылтама белән ТАСС хәбәр итте.
Машинада Россиядән ун кеше, шул исәптән өч бала була. Икесе хастаханәгә барудан баш тарта, калганнары төрлечә имгәнгән, аларны Суэц хастаханәсенә илткәннәр.
Якынча белешмә буенча, Айн-Сохна (Каһирәдән 100 км чамасы) районында микроавтобуска бик зур тизлектә барган җиңел машина бәрелә. Машина эчендә Мисырда яшәүче дүрт кеше була, машина йөртүче җитди имгәнә, диелә хәбәрдә.