news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристлары гаиләләре белән Финляндиядә һәлак булган

38 яшьлек ир белән хатын, аларның нәни улы урында ук үлгән.

news_top
Россия туристлары гаиләләре белән Финляндиядә һәлак булган

Финляндиядә юл һәлакәтендә Россиядән килгән туристлар гаиләсе үлгән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Авария 29 декабрьдә көндезге өчләр тирәсендә була. Оулу шәһәре янындагы трассада җиңел машина каршы як полосага чыга. Бу автомобильдә Россиядән килгән гаилә бара торган була. Каршы як полосага чыккан машина зур фурага бәрелә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, бәрелешүдән соң ир-ат һәм хатын-кыз һәлак була. Аларның икесенә дә 38әр яшь. Авариядә бу ир белән хатынның нәни улы да үлә. Йөк машинасын йөртүче имгәнмәгән.

Җиңел машина яньчелеп беткән диярлек. Фаҗига турында Россия хакимиятләренә хәбәр иткәннәр.

Финляндия хокук саклаучылары аварияне тикшерә. Юлда җепшек кар һәм бозлавык булган. Җиңел автомобильне кышкы тәгәрмәчләре яхшы булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар