Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия төбәкләрендә кабат битлек режимы кертә башладылар

news_top_970_100
Россия төбәкләрендә кабат битлек режимы кертә башладылар
"Татар-информ" архивы

Россиянең кайбер төбәкләрендә ковид, грипп һәм ОРВИга каршы көрәшү максатыннан битлек режимы кертелә башлады.

Тула өлкәсендә медицина оешмасына килүчеләргә һәм шунда эшләүчеләргә битлек режимын үтәргә киңәш ителә, Төмәндәге кайбер поликлинкаларда һәм хастаханәләрдә дә шулай ук шәхси саклык чараларын кулланырга, дигән киңәш игълан ителде, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Моннан тыш, Псков өлкәсенең Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Марина Гаращенко төбәктәге хастаханәләрдә битлек режимы кертелү турында хәбәр итте. Саратов өлкәсендә хастаханәләрнең медперсоналына битлек киеп йөрү мәҗбүри, ә Пермь краенда поликлинка һәм хастаханәләрнең баш табибларына битлек киеп йөрергә киңәш ителгән.

Шулай итеп, Төмән, Пермь крае, Югра, Мәскәү, Тула, Псков, Саратов өлкәләре хастаханәләрендә кабат битлек киеп йөри башладылар. Татарстан әлегә бу исемлектә юк. Хәзерге вакытта Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, дип хәбәр итә республика буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Коми республикасында, Югра, Мурманск һәм Томск өлкәләрендә мәктәп укучылары дистанцион укуга күчерелгән, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары.

Ханты-Манси автоном округында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, барлык медицина оешмаларында да битлек режимын кире кайтарганнар. Шулай ук пациентлар һәм хастаханәгә килүчеләр өчен аерым фильтр ясалган, анда аларның температураларын үлчәп һәм кулларын антисептик белән чистартып кертәләр. Иркутск өлкәсендә Иркутск шәһәре аэропортында контроль алып барыла, анда хезмәткәрләр халыкара рейсларның пассажирларын һәм экипажларын тикшерә.

Мәскәүдә сәламәтлек саклау оешмаларының бер өлешендә җитлек режимы гамәлдә, Санкт-Петербургта эпидемиологик вазгыять аркасында, митинглар, демонстрацияләр һәм пикетлар уздыруга тыю вакытын август аенда ук озайтканнар иде.

Соңгы атнада Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка арткан. Шул сәбәпле, Роспотребнадзор коронавирусның «пирола» дип аталган яңа төре барлыкка килү турында хәбәр итте. Бу төрнең өстәмә мутацияләре бар, һәм ул омикронның баштарак табылган вариантларына караганда күпкә йогышлырак. Коронавирусның «пирола» дип аталган яңа штаммы Татарстанда әлегә табылмаган.

Яңа «пирола» штаммына бәйле рәвештә ковидны дәвалауның нинди дә булса үзенчәлекләре юк, дип аңлатты санитар табиблар. Аның дәвалау өчен ковидны дәвалауда кулланылган шул ук препаратлар файдаланыла.

Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова әйткәнчә, хәзер ковид белән авыру очраклары артса да, хастаханәгә салу очраклары аз теркәлә. Ул прививкалар ясарга һәм инфекцияләрне профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

Республикада һәр атна саен ковидның 76 очрагы теркәлә, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8,3 тапкырга азрак.

«Соңгы атнада ковид белән авыруның артуы 24 очракны тәшкил итте. Бу – яңа коллективлар формалаштыру белән бәйле, бу – елның шушы чорына хас күренеш», – дип сөйләделәр Роспотребнадзор идарәсендә.

Республикада коронавирус инфекциясе белән бәйле нинди дә булса чикләүләр кертү турында сүз бармый, диделәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100