Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия төбәкләренә бу төндә 125 дрон һөҗүм иткән

news_top_970_100
Россия төбәкләренә бу төндә 125 дрон һөҗүм иткән

Россиянең 7 төбәгенә 125 дрон һөҗүм иткән. Аның яртысыннан артыгы Волгоград өлкәсендә бәреп төшерелгән. Оборона министрлыгы өлкәдә 67 пилотсыз очкычны бәреп төшерүен хәбәр итә. Ростов өлкәсендә – 18, Белгород, Воронеж өлкәләрендә – 17шәр дрон, Брянск һәм Курсикда 1әр дрон бәреп төшерелгән. Азов диңгезендә 3 дронны бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров, бернигә дә зыян килмәде, дрон калдыклары төшү сәбәпле, кайбер урыннарда корыган үләнгә ут капты, дип хәбәр итә.

Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев, бер урында корыган үлән янган, дип хәбәр итә.

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев, дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә каза күрүчеләр юк, дип яза. Шәһәрнең Мәскәү проспектында бер йортка дрон калдыклары килеп бәрелгән, янгын чыккан. Шәһәрнең тагын бер урынында янгын чыккан. Балконына ут капкан бер йорт видеосы чыкты.

1 сентябрьдә Украина Россия төбәкләренә 158 дрон җибәргән иде. 10 сентябрьдә массакүләм һөҗүм кабатланды – 144 дрон җибәрелде. Мәскәү өлкәсендәге Раменское шәһәрендә торак йортларда янгын чыкты. 21 сентябрьдә 101 дрон һөҗүме булды.

Россия президенты Владимир Путин, массакүләм дрон һөҗүмнәре булган очракта катгый чаралар, шул исәптән атом-төш коралы да кулланылырга ихтимал, дип белдергән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100