news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия төбәкләре өстендә Украинаның 69 беспилотнигын бәреп төшергәннәр

news_top

Узган төндә һава һөҗүменә каршы тору (ПВО) көчләре Россия төбәкләре, шул исәптән Мәскәү өлкәсе өстендә, Украинаның 69 беспилотнигын бәреп төшергән. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Беспилотникларны Белгород, Брянск, Калуга, Курск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Ростов, Рязань, Самара, Саратов өлкәләре һәм Кырым Республикасы өстендә бәреп төшергәннәр.

Бүген иртән, БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле, Казан һәм Түбән Кама аэропортлары ябылган. Һөҗүм куркынычы сәбәпле, Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләрне яшеренү урыннарына барырга сораганнар. Бу турыда мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.

Татарстан территориясендә 22.15 сәгатьтән бирле «беспилотниклар куркынычы» режимы гамәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар