Узган төндә Һава һөҗүменә каршы көчләр Россия төбәкләре өстендә Украинаның 48 беспилотнигын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Брянск өлкәсе өстендә – 14, Курск өлкәсе өстендә – 11, Орлов өлкәсе өстендә – 10, Белгород өлкәсе өстендә – 5, Тула өлкәсе өстендә – 3, Калуга өлкәсе өстендә – 2, Мәскәү төбәге өстендә – 2, Липецк өлкәсе өстендә 1 БПЛА бәреп төшергәннәр, диелә хәбәрдә.