news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия төбәкләре өстендә Украинаның 251 беспилотнигын бәреп төшергәннәр

news_top

Узган төндә һава һөҗүменә каршы тору көчләре (ПВО) Россия төбәкләре өстендә Украинаның 251 беспилотнигын бәреп төшергән. Бу турыда РФ Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Хәрби ведомство белешмәсе буенча: Кырым Республикасы өстендә – 40, Курск өлкәсе өстендә – 34, Белгород өлкәсе өстендә – 30, Түбән Новгород өлкәсе өстендә – 20, Воронеж өлкәсе өстендә – 17, Краснодар крае өстендә – 11, Брянск һәм Тула өлкәләре өстендә – 8әр, Рязань өлкәсе өстендә – 4, Владимир, Иваново, Калуга, Тамбов, Орел өлкәләре өстендә – 2шәр, Липецк өлкәсе һәм Мәскәү төбәге өстендә – 1әр, Кара диңгез акваториясе өстендә – 62, Азов диңгезе өстендә 5 БПЛА бәреп төшерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар