Узган төндә һава һөҗүменә каршы тору көчләре Россия төбәкләре өстендә Украинаның 103 беспилотнигын бәреп төшергән. Бу турыда Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте.
Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Кырым Республикасы территориясе өстендә – 40, Әстерхан өлкәсе территориясе өстендә – 26, Кара диңгез акваториясе өстендә – 19, Ростов өлкәсе территориясе өстендә – 14, Азов диңгезе акваториясе өстендә – 2, Белгород өлкәсе территориясе өстендә – 1, Калмыкия Республикасы территориясе өстендә 1 БПЛА бәреп төшерелгән.