Узган төндә Һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) Россия төбәкләре өстендә 30 Украина беспилотнигын бәреп төшергәннәр һәм юк иткәннәр. Бу турыда Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Ведомство белешмәсе буенча, Ростов өлкәсе өстендә – 15, Кырым өстендә – 11, Белгород өстендә – 2, Курск һәм Мурманск өлкәләре өстендә 1әр беспилотник бәреп төшерелгән, диелә хәбәрдә.