news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Тикшерү комитетының элекке рәсми вәкиле Владимир Маркин вафат

Соңгы елларда Маркин каты авырган.

news_top
Россия Тикшерү комитетының элекке рәсми вәкиле Владимир Маркин вафат
Россия Тикшерү комитеты

Россия Тикшерү комитетының элекке беренче рәсми вәкиле Владимир Маркин вафат булган.

«Хезмәттәшебез, Россия Тикшерү комитетының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек идарәсенең беренче җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Владимир Иванович Маркин вафат. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Владимир Иванович харизмага ия шәхес, битараф булмаган кеше иде, үз эшенең чын остасы булды», — диелә Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтындагы хәбәрдә.

Владимир Маркин бүген иртән хастаханәдә вафат булган. «Известия» басмасы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Маркин каты авырган.

Владимир Маркин 1965 елда туган. МГУда укыган. 2007-2016 елларда Россия Тикшерү комитетының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе булып эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар