Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Тикшерү комитеты Украинада әсир солдатларны ату факты буенча җинаять эше кузгатты

news_top_970_100
Россия Тикшерү комитеты Украинада әсир солдатларны ату факты буенча җинаять эше кузгатты

Россия Тикшерү комитеты «әсир солдатларны ату һәм аларга карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт» маддәләре буенча җинаять эшен тикшерә, дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

Россия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Украина хәрби көчләре хәрбиләре уннан артык әсир солдатны атып үтергән. Җинаять кодексының 105нче маддәсе (кеше үтерү) һәм 356нчы маддәсе (хәрби әсирләргә карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт, сугышта тыелган ысулларны куллану) җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр «мәрхәмәтсез видеоны төшергән кешеләрне ачыклау» буенча эш алып бара, диелә.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, җомга көнне Телеграм каналларда видеоролик таралды. Анда формаларында Украина хәрбиләре билгеләре булган кешеләр Луганск төбәгендә әсирлеккә төшкән 11 Россия хәрбиен атып үтерә. Беренче видеороликта Россия хәрбиләре бина эченнән берәм-берәм кулларын күтәреп чыга һәм җиргә ята. Украина хәрбиләре билгеләре булган солдат аларга пулемет төбәп тора. Видеоролик азагында атышкан тавышлар ишетелә, ролик шунда өзелә. Икенче роликта әсирлеккә бирелгән солдатлар инде атып үтерелгән – алар әсирлеккә бирелгән рәвештә үк ятып тора. Комментарийларда, солдатларның берсе корал белән чыккан яки инде, әсирлеккә бирелергә теләмичә, ата башлаган, дип язалар.

Тикшерү комитеты вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклый, диелә.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, «сүз махсус һәм методик рәвештә җирдә ятып торган хәрбиләрне башларына атып үтерү» турында бара.

Министрлык хәбәр итүенчә, моны «фаҗигале искәрмә» дип кабул итәргә мөмкин булмаячак.

«Шул ук вакытта әсирлеккә эләккән Украина хәрбиләре әсирләргә карата булдырылган Женева конвенциясе таләпләре буенча тотыла», – диелә хәбәрдә.

«Россия хәрби әсирләрен ерткычларча үтерү – беренче һәм соңгы гына хәрби җинаять түгел. Бу практика – Украина хәрби көчләрендә еш таралган практика, моңа Киев режимы тарафыннан теләктәшлек күрсәтелә һәм моны Европадагы «сакчылар» күрмәмешкә салына», – диелә Оборона министрлыгы хәбәрендә.

Россия хәрбиләре – әсир солдатлар өчен Украина хакимиятенә җавап бирергә туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100