Россия Тикшерү комитеты: Түбән Камага һөҗүмнән соң теракт турында җинаять эше ачылды
Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теракт турында җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Украина беспилотниклары торак секторга һәм сәнәгать объектларына һөҗүм иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык вәкилләре, шул исәптән бер бала, һәлак булган, дип яза «Татар-информ».
«Киев режимы чираттагы тапкыр аклап булмый торган, мәкерле җинаять кылды. Һөҗүм ителгән объектларда хәрби хәрәкәтләргә бернинди катнашы булмаган тыныч халык вәкилләре булган», – дип билгеләп үтте Петренко.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр дәлилләр җыя, шулай ук һөҗүм вакытында кулланылган БПЛА төрләрен һәм модельләрен ачыклый. Моннан тыш, һөҗүмдә катнашы булган затларны ачыклау буенча эш бара. Аларның гамәлләренә җинаять-хокукый бәя биреләчәк, диелә хәбәрдә.
- Түбән Камага БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак, 39 кеше зыян күргән.