Россия тележурналисты үлгән
25 яшьлек хәбәрче үлеме НТВ каналында барысын да тетрәндергән.
НТВ каналы хәбәрчесе Никита Развозжаев үзенә-үзе кул салган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Коточкыч фаҗига. НТВ каналында барыбызны да тетрәндергән хәл булды. Никитаның туганнарының кайгысын уртаклашабыз», — дип сөйләгәнннәр РИА Новости агентлыгына НТВ каналы матбугат хезмәтендә.
Журналист ВКонтактеда хушлашу хаты калдырган. Тикшерү комитеты бу вакыйга буенча тикшерү эше башлаган.
- Никита Развозжаев 1993 елның 22 июлендә Саратовта туган. 2016 елдан бирле НТВ каналында «Чрезвычайное происшествие» тапшыруында эшли иде.