Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия тарихында беренче прививканы патшага ясаганнар - аның исеме кем?

Беренче прививканы патшабикәгә, икенчесен аның улына ясыйлар.

news_top_970_100
Россия тарихында беренче прививканы патшага ясаганнар - аның исеме кем?

Россиядә вакцина куллану тарихы 1768 елдан башлана дип исәпләнә. Бу вакытта илдә чәчәк авыруы котыра. Императрица Екатерина II Петербургка Британиядән танылган доктор һәм прививкаларны яклаучы Томас Димсдейлны чакырта. Беренче прививканы патшабикәгә, икенчесен аның улы Павелга ясыйлар. Бу турыда РБК сайтында язылган.

Хәзер Екатерина II вакцинациянең мөһимлеге турында язган хатны аукционда саталар. Аның бәясе 78-117 миллион сум чамасы була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

MacDougalls’s аукцион йорты шул хакта хәбәр иткәнчә, алар хатның чын булуын тикшерткән. Шулай итеп Екатерина II патшабикәнең хаты Россиядә вакцинация кампаниясе турында беренче документ булып тора.

Екатерина Кырымга сәяхәте вакытында «Төрле чаралар белән бер рәттән прививка ясаттыру да макталырга тиеш», - дип яза ул генерал-фельдмаршал граф Петр Румянцевка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100