
Якын арада Россия Кытай, Согуд Гарәбстаны һәм Малайзия белән визасыз режим кертәчәк. Бу турыда ТАСС яза.
Россиядә туризм үсеше буенча стартегик сессиягә материлларда шул хакта язылган.
«Киләчәккә планнар һәм максатчан күрсәткечләр. <…> Якын арада Кытай, Согуд Гарәбстаны һәм Малайзия белән визасыз режим кертүгә ирешү», – диелә материалларда.
Берничә ил белән виза режимын гадиләштерү өстәмә 2 млн чит ил туристы җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. 2030 елга Россиягә чит ил туристларының туристик сәяхәтләрен 11 млн га кадәр арттыру планлаштырыла, хәзер бу сан 5 млн тәшкил итә, диелә хәбәрдә.