news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен атадылар

news_top
Татарстанда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен атадылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиене Татарстаннан 24 меңнән артык хатын-кыз алган, бу максатларга 5,1 миллиард сум юнәлдерелгән. Бу хакта коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Әни булырга әзерләнүче студент һәм аспирантларга түләүләр сизелерлек артты. Әгәр элек алар йөклелек һәм бала табу буенча уртача стипендия күләмендә пособие алган булса, хәзер исә сумма төбәк яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнә», – дигән ул.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Былтыр бала туганнан соң 26,4 мең әти-әни 26,9 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алган. 54 меңнән артык гаиләгә яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие түләнгән. Узган ел аның күләме эшкә урнашкан ата-аналар өчен 10,1 меңнән 49,1 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

«Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме – 1 миллион 324 мең сумга, ә эшләүче гражданнар өчен яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие аена 83 мең сумга кадәр артачак», – дип аңлаткан Эдуард Вафин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар