«Россия Сегодня» агентлыгы хәбәрчесе, билгеле фотограф кыядан егылып төшеп үлгән
Сайд-Хусейн Царнаев тауларда фото төшергәндә тарлавыкка егылган.
Чечняда танылган фотограф, «Россия сегодня» агентлыгының штаттан тыш үз хәбәрчесе, халыкара, илкүләм, төбәкара матбугат чаралары белән хезмәттәшлек иткән Сайд-Хусейн Царнаев фаҗигале һәлак булган. Бу турыда «Чечня сегодня» мәгълүмат агентлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.
Бәхетсезлек очрагы Итум-Калинский районындагы тауларда була. Сайд-Хусейн пейзаж фотоларын ясаганда кыядан егыла һәм таулар арасындагы тарлавыкка төшеп китеп, һәлак була.
Царнаев коллекциясендә Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк һәм Көньяк Осетия республикаларында булган вакыйгалар, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Париж күренешләре сурәтләнгән фотолар бар. Бу — Чечня Республикасы һәм бөтен Россия журналистлар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту, диелә бу хәбәрдә.
РИА Новости агентлыгы штаттан тыш хәбәрчесе һәлак булуын раслады. Мәрхүмнең мәетен тапканнар. Аны эзләгәндә коткаручылар, полиция хезмәткәрләре, чик сакчылары катнашкан, диелә бу хәбәрдә.