Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия шәһәрләренә дроннар һөҗүме: Мәскәү өлкәсенә дә килеп җиткәннәр

news_top_970_100
Россия шәһәрләренә дроннар һөҗүме: Мәскәү өлкәсенә дә килеп җиткәннәр

Узган төндә Россия шәһәрләренә массакүләм рәвештә пилотсыз очкычлар – дроннар белән һөҗүм булды. Махсус операция башланганнан бирле, бу – беренче тапкыр шундый массакүләм һөҗүм.

НТВ каналы хәбәр итүенчә, Мәскәү өлкәсенә – Коломно округы Губастово авылы тирәсендә, газ тарату пунктыннан ерак булмаган җиргә пилотсыз очкыч төшкән. Ул Мәскәү өлкәсенең инфраструктура объектын җимерү максатыннан җибәрелгән булырга тиеш, дип фаразлап язган Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев. 

Пилотсыз очкыч бу пунктка 10 метр килеп җитмәгән, бернәрсәне дә җимермәгән, кешеләргә зыян килмәгән. Аның чит ил җиһазлары белән Украинада эшләнгән булуын ачыклаганнар, мондый дроннар 14 сәгать буе 800 километрга кадәр оча ала икән. Мәскәү өлкәсенә килеп җитүе гаҗәп түгел – Коломнадан Украина чигенә кадәр 420 км. 

Туапсе шәһәрендә «Роснефть» нефтебазасына шартлаткычлы 2 дрон төшкән. Нефтебаза өстеннән очып барган дрон видеосы НТВ каналында да чыкты. Нефтебазада янгын чыккан. Туапсе хакимияте фикеренчә, борчылырга сәбәп юк. 

Белгород һәм Брянск шәһәрләренә дә дроннар һөҗүм иткән. Белгородта 3 дронны бәреп төшергәннәр. Аларның берсе торак йортның тәрәзәсен ватып кергән, корбаннар юк. Дроннарның шартлаткычлары булмаган, алар разведка максатыннан кулланылган һәм күп катлы йортка бәрелү сәбәпле ватылган, дигән фараз бар. 

Белгородта төшкән дрон

Брянск өлкәсенә дә 3 дрон төшкән, һөҗүм объектларының берсе – ФСБның чик идарәсе бүлеге.

Адыгеяның Новый бистәсенә (Краснодардан 90 км) дрон ферманы җимергән. Кешеләргә зыян килмәгән. Алардан калган чокырның диаметры – 2, тирәнлеге ярты метр тирәсе. Төнге 2ләрдә кешеләр шартлау тавышын ишетеп уянган. 

Адыгеяга төшкән дрон

Адыгеяга дрон төшкән мизгел видеога да эләккән:

Шулай ук Петербург өстендә дә «ачыкланмаган объект очуы» хакында мәгълүматлар чыкты, һава чиге бозылу сәбәпле, һава аланы ябылган, күккә истребительләр күтәрелгән. Әмма Оборона министрлыгы «өйрәнүләр бара» дип аңлатты, бу хакта ТАСС яза. 

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия хәрби көчләренең радиоэлектрон бүлеге подразделениеләре дроннарны бәреп төшергән. Пилотсыз очкычлар очу юнәлешләрен үзгәрткән, инфраструктурага зыян килмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100