Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Россия педагогикасы атеистик совет мәктәбен идеаллаштыра, ә мөселманнар фикеренчә, хәзерге заман мәктәпләрендә балалар тискәре үрнәк ала"

Мөселманнарга дини һәм дөньяви белем бирү мәсьәләләре кайвакыт терроризм һәм экстремизм идеяләренә каршы көрәш буларак карала. Моны көч структуралары вәкилләренең ялкынлы чыгышлары да раслый. Бигрәк тә Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохоринның мөселманнарның өйдә укыту формасын сайлау белән бәйле рәвештә “икенче буын сәләфитлар” оешу куркынычы турындагы чыгышы моны дәлилли.

news_top_970_100
"Россия педагогикасы атеистик совет мәктәбен идеаллаштыра, ә мөселманнар фикеренчә, хәзерге заман мәктәпләрендә балалар тискәре үрнәк ала"

Әлеге тема буенча аңлатма сорап без дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләре лабораториясе мөдире, КФУның “Исламны үстерү һәм өйрәнү буенча ресурс үзәге" фәнни-мәгариф үзәгенең фәнни хезмәткәре, психология фәннәре кандидаты Камил Насыйбулловка мөрәҗәгать иттек.

- Хәзерге вакытта дини бергәлекләрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә уку темасы никадәр әһәмиятле, галим буларак сезнең фикерегез нинди?

- Мөселманнарны мәктәптә укыту, һәм гомумән Россиядә мөселманнарга белем бирү мәсьәләләре хәзер бик актуаль тема. Безнең илдә миллионлап мөселман яши, алар җәмгыятьнең әһәмиятле өлеше.

Дәүләт мәктәбендә укучы мөселман балалары кайбер дини таләпләр үтәргә тиеш һәм моны һәр мөселман белә. Тик монда укытучылар һәм мәктәп администрациясе тарафыннан проблемалар килеп чыгарга мөмкин, бу сер түгел. Кагыйдә буларак, халык алдында бу мәсьәләләр берьяклы гына яктыртыла, өстәвенә ул мөселманнар ягыннан түгел.

Ишетеп торабыз, бу тема турында көч структуралары сөйләп тора. Мәсәлән мәктәпләрдә хиҗаб киюне тыюны дәлилләүче түрәләр моны еш кына радикализация куркынычы белән бәйлиләр. Кызганычка, без бу нисбәттән университет җәмәгатьчелеген, педагогик бергәлек вәкилләрен сирәк ишетәбез.

Россиянең заманча педагогикасы хәзергә кадәр бик консерватив. Минемчә, алар тулысынча атеистик һәм дингә каршы булган совет мәктәбен идеаллаштыра. Мәгариф системасындагы күп кенә укытучылар һәм җитәкчеләр үзләре совет мәктәбен тәмамлаган. Бәлки бу шуңа да бәйледер.

Әмма тәҗрибә Россиянең хәзерге чынбарлыгына һәм аның дини күптөрлелегенә туры килеп бетми. Күренекле социолог һәм диннәрне өйрәнүче Питер Бергер безнең үзенчәлекле дәвердә яшәвебезне әйтә. Ул аны "постсекуляр" дип атый. Бу нәрсәне аңлата? Билгеле бер вакытка кадәр дөнья, фән алгарышы кешеләрнең теләсә кайсы диннән һәм мифлардан күңелен кайтарачак һәм алар дөньяның фәнни сурәтен кабул итәчәк дигән ышаныч белән яшәде. Менә космоска очабыз да күктә Алланың юк икәнен исбатлаячакбыз, Айга менеп “Кайда сезнең Аллагыз?” дип әйтәчәкбез. Галимнәр шундый рухта фикер йөртте. Әмма 20 гасыр урталарында, фән һәм техниканың искитмәле алгарышына карамастан, бөтен дөньяда дин үсеше башланды һәм дәвам итә.

Нигездә бу неопротестант һәм мөселман бергәлекләре. Хәер башка дини бергәлекләр дә киңәя. Бу күренешнең сәбәпләре турында бик күп тикшеренүләр бар. Әлбәттә, җәмгыятьтәге бу глобаль үзгәрешләр мәктәп системасына да тәэсир итә. Чөнки дини гаиләдәге балалар мәктәпкә килә һәм укытучылар аларның дөньяны башкачарак кабул итүен аңлый. Бу мәсьәлә мөселманнарга гына түгел, ә башка дини бергәлекләргә дә кагыла. Православларга, протестантларга, иудейларга һәм башкаларга. Хәзер шулай ук конфессиядән тыш, ягъни индивидуаль дин феномены да таралган.

- Бу очракта укытучылар нишли?

- Кызганычка, Россиядә укытучыларның заманча әзерлеге бу карашларны исәпкә алмый һәм дини балалар белән эшләү буенча тиешле белемнәр формалаштырмый. Күп кенә илләрдә поликультур класста эшләү буенча компетенция булдыруга юнәлгән махсус курслар бар, педагогик тикшеренүләр уздырыла, уку-укыту әсбаплары бастырыла.

Россиядә укытучыдан гадәттә билгеләнгән стандартларны, регламентларны үтәүне таләп итәләр. Үзенең классындагы мәдәни күптөрлелекне өйрәнү өчен еш кына аның җитәрлек вакыты да һәм мотивациясе дә булмый. Укытучы диннәр тарихын өйрәнгән булса һәм аның дин буенча нинди дә булса тәҗрибәсе булса яхшы. Бу вакытта ул нәтиҗәле педагогик процесс төзи алачак. Бала дөньяны бераз башкача кабул иткәне өчен гаепле түгел. Нәрсә генә булса да, закон буенча ул белем алырга хокуклы. Баланың җенесенә, этник, дини һәм башка үзенчәлекләренә бәйсез рәвештә, белем бирү процессы үз максатларына ирешергә тиеш. Бездә бу мәсьәләләр буенча тыныч, фәнни гәпләшү җитми. Һәм җәмәгатьчелек тә кискен социаль проблема яки ачык конфликт килеп чыккач кына уйлана башлый.

Хәер, беренче чиратта бу педагогик проблема, көч структурасында эшләүчеләр әйткән кебек ул радикализация белән бәйле түгел. Ә мәктәп системасын камилләштерүне дәвам итүгә мөнәсәбәтле.

- Ләкин безнең илдә бит дөньяви белем бирү мәктәбе һәм монда дингә кагылышлы әйберләрне үзгәртергә мөмкинме?

- Әй, бу мәгънәдә дөньявилык - иң мөһиме. Ләкин әйдәгез, төгәл гыйбарәләр белән сөйләшик һәм башта законга мөрәҗәгать итик. Бездә дөньяви белем бирү бары тик дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә генә каралган. Шәхси мәктәпләргә һәм өйдә белем бирүгә карата мондый таләпләр юк. Россиядә шәхси мөселман мәктәпләре дә юк диярлек, шуңа күрә бу вариант бөтенләй эшләми дияргә була.

Икенче яктан, дөньяда дөньявилыкның төрле үрнәкләре бар. Әгәр Россия турында сөйләсәк, дөньявилык һәм аның чикләре турында күзаллау да үсә, үзгәрә. Советлар Союзы да дөньяви дәүләт иде, ләкин дөньявилыкның бик радикаль версияләренә таяна иде. Ул чорда киң җәмәгатьчелектә дә һәм кешенең шәхси тормышында да дингә каршы көрәш алып барылды. Безнең хәзерге күзаллау французча дөньявилыкка якынрак. Ул күпчелек төрле мәдәни бергәлекләрнең һәм азчылыкларның мәнфәгатьләрен күздә тота. Һәм бу замана шартларындагы иң аз конфликтлы иҗтимагый үрнәк. Хәер, аның да җитешсезлекләре бар.

Шунысы кызык, Россиядә дөньявилык турындагы күзаллау хәтта төрле төбәкләрдә дә аерыла. Монда еш кына мәктәпләрдә мөселман кызларына яулык ябынуны тыю яки рөхсәт итү мөһим күрсәткеч булып тора. Кайбер төбәкләрдә яулык бәйләүне тыялар һәм бу еш кына җәмәгатьчелектә көчле каршылык уята. Мордовиянең Белозерье - Азюрка авылында, аннан алдарак Ставропольдә булган җәнҗаллы вакыйгаларны да искә төшерү җитә. Ә Төньяк Кавказ республикаларында киресенчә, яулык милли киемнең бер өлеше буларак карала һәм норма буларак кабул ителә. Башкача әйткәндә, мәдәни норма – ул ярый торган нәрсә, ә ярамый торганы мәктәптән мәктәпкә, төбәктән төбәккә аерылырга мөмкин. Әйе, бездә мәгариф стандартлары бар, ләкин анда гадәттә укытучының нәрсә эшләргә тиешлеге, аның дәрестә нәрсә әйтергә тиешлеге язылган. Һәм әлбәттә, стандарт буенча укыту дөньяга булган фәнни карашлар нигезендә төзелә. Ә киемгә, тәртип нормаларына, мәктәптәге шәхесара мөнәсәбәтләргә килгәндә, монда төбәк контексты зур роль уйный.

- Мөселманнар үзләре дөньявилыкка ничек карый?

- Мин бу теманы өйрәнә башлагач, мөселман ата-аналары, дин әһелләре белән очраша башладым. Күпчелек мөселманнарның, әлбәттә барысы да түгел, дөньявилык ягында булулары минем өчен ачыш булды. Бу минем күзәтү. Мин монда һич ничек тә бөтен мөселман җәмгыяте исеменнән сөйли алмыйм. Шуңа да карамастан, миңа сөйләшергә туры килгән күпчелек мөселман ата-аналар балаларының социаль уңышы өчен яхшы белем алуның әһәмиятен әйтәләр иде.

Күпчелек мөселманнар мин өйдә дин белеме бирәм яки мәчетләрдәге курсларга үзем ышанган мөгаллимгә җибәрәм дип уйлый. Мәктәпкә булган төп таләп – дини ышанулары аркасында балага басым булырга тиеш түгел, һәм дин кануннарын үтәү өчен кимендә гади генә шартлар булса да каралсын иде. 

Яшермим, дөньявилыкның йомшаруы православ мәдәниятенең таралуына китерәчәк дигән шикләр да әйтелгән иде.

- Гаиләдә укыту Россиядә әле күптән түгел генә барлыкка килгән күренеш. Ул законда каралган, хокукый нигезе бар. Нәрсә бу, аның артында ниләр яшеренә?

- Дөрес әйтәсез, чынлап та безнең өчен бу яңа тема. Совет чорында мәктәп тәмамлаган кешеләр әлегә кадәр мондый мөмкинлек турында белми дә. Бездә дәүләт мәктәбендә уку рәвешендәге белем алу өстенлек итә. Һәм бу яхшы да, бу планда безнең дәүләт социаль яктан шактый җаваплы. Дәүләт хисабына тулысынча белем алу мөмкинлеге барлык илләрдә дә юк.

Еш кына гаиләдә белем бирүне өйдә укыту белән бутыйлар. Ә болар бөтенләй башка төрле нәрсәләр. Өйдә укыту – медицина күрсәтмәләре булу сәбәпле, өйгә килеп укыту. Гаиләдә белем бирү исә өй шартларында уку. Әнинең бала белән утырып дәрес әзерләве түгел. Бу бөтенләй дә алай түгел. Яки дөресрәге, мәҗбүри шулай булырга тиеш дигән сүз түгел. Гаиләдә белем алганда, белем бирү стандартларына туры китереп, дәүләт баланы укыту җаваплылыгын ата-анага күчерә. Әмма әти-әнинең бу бурычны ничек тормышка ашыру инде закон белән каралмаган. Иң мөһиме: бала программаны үзләштерүен даими аттестация вакытында раслап торырга тиеш.

Монда әллә никадәр вариант һәм ата-аналарның белем бирүдә оешканлыгының формалары бар. Интернет-укыту, виртуаль мәктәпләр, репетиторлыкның төрле формалары. Түгәрәкләр, балалар үзәкләре, курслар бар. Сайлау гаиләнең финанс мөмкинлекләренә бәйле.

Әлегә дәүләт бу юнәлеш белән бик аз шөгыльләнә: җаваплылыкны тапшырдылар да, шуның белән бетте. Хәер, дәүләт әти-әниләргә ярдәм итү өчен җаваплылык белән бергә материаль ресурсларны да тапшырырга, методик ярдәм күрсәтергә тиеш. Кызганыч, өйдә белем алуга күчкәндә ата-аналарга компенсация кайбер төбәкләрдә генә түләнә.

Гаиләдә белем алуга төрле сәбәпләр аркасында күчәләр. Гадәттә, бу заманча мәктәп системасыннан канәгать булмауга бәйле. Финанс яклары җитеш булган гаиләләр индивидуаль тәртиптә репетиторлар яллый. Бу элек морзаларның балаларын укытуына охшаган. Кемдәдер мәктәптәге тәртипләр, балаларга индивидуаль караш булмау, тулы класслар, начар укытучылар канәгатьсезлек уята. Кайвакыт бу баланың психологик үзенчәлекләре булырга мөмкин. Мәсәлән аңа оешырга, игътибарын тупларга авыр, аңа индивидуаль караш кирәк. Ләкин кайбер гаиләләр мондый укытуга дини сәбәпләр аркасында күчә. Шактый проценты, тик бу төп сәбәп түгел.

- Мөселман контекстына кайтсак, гади мөселман кешесе ни өчен гаиләдә укытуга күчәргә мөмкин?

- Күпчелек мөселман ата-аналары өчен гаиләдә укытуга күчү бик катлаулы карар. Бу да мәктәп системасыннан канәгать булмау белән бәйле. Һәм мине мөселманнардан ишеткән төп проблема ул – әхлак мәсьәләсе. Мөселманнарның бала тәрбияләү максатларының берсе – күңел чисталыгы булдыру, этикет кагыйдәләрен өйрәтү, вакытыннан алда түгел, ә нәкъ тиешле вакытында җенси өлгерешне тәэмин итү һәм башкалар.

Әти-әниләр әйтүенчә, хәзерге заман мәктәпләрендә балалар ислам әхлагына туры килми торган, тискәре үрнәк ала. Болар мәсәлән, оятсыз сүзләр сөйләү, җенси мөнәсәбәтләрне пропагандалау. Һәм болар дини ихтыяҗларны канәгатьләндерүне чикләү мохитендә бара. Мәктәпкә баргач балалар әти-әниләренә ошамаган якка үзгәрә. Кайбер мәктәпләрдә дөньявилык төшенчәсе артында ачыктан-ачык исламофобия һәм хәтта җәберләү дә була.

Шуны да әйтәсем килә: Татарстанда бу хәл шактый уңай. Хәтта үзенә күрә мәгариф миграциясе дә бар. Ягъни, башка төбәкләрдәге мөселман гаиләләре Татарстанга килә, чөнки монда мәктәп системасы күпкә толерант.

- Гаиләдә укытуга күчүнең нинди потенциаль куркынычы бар?

- Мондый куркынычлар бар һәм алар шактый күп. Баланы укытып чыгаруның бик катлаулы һәм зур эш икәнен ата-аналар һәрвакытта да аңлап бетерми. Күпләр үзләренең мөмкинлекләрен белән кирәкле тырышлыкларын чагыштырып үлчәми һәм вакыт узу белән балаларын кире мәктәпкә кайтара. Төп куркыныч – баланың тиешле белем алып бетермәве. Шуны аңларга кирәк: бала үскәч, әти-әнисенең элек кабул иткән карары белән канәгать булмаска мөмкин.

Икенче аспект. Без поликультур җәмгыятьтә яшибез. Һәм әгәр бала бары тик ислам мохитендә генә тәрбияләнә икән, билгеле бер вакытта баланың поликультур җәмгыятьтә элемтәгә керүе бик көчле стресс булырга мөмкин. Тулаем алганда җәмгыять бозык булып тоелырга мөмкин. Бала дөньяга карашлары башка төрле булган кешеләр белән аралаша алмаска, аларны кабул итә алмаска мөмкин. Бу планда мәктәп әле һаман да җәмгыятьне берләштерүче ролен уйный.

- Гаиләдә белем бирү радикализм темасы белән ничек кисешә?

- Әйткәнемчә, мөселман балаларын укыту темасын без “силовик”лардан ишетәбез һәм алар тискәре фикерләрне билгели. Гаиләдә белем бирүгә күчкән бөтен мөселманнар да радикал дигән фикер туарга мөмкин. Һәм бу бөтенләй дә дөрес түгел! Болай фикерләгәндә без катлаулы күренешне гадиләштерәбез.

Гаиләдә укытуга күчкән бөтен мөселманнарга да тамга салына булып чыга. Һәм бу җәмәгатьчелектә җитди куркыныч уята. Гаиләдә укытуга күчү беренче чиратта әти-әниләрнең мәктәп системасы белән канәгать булмавына бәйле.

Әгәр Россия төбәкләрендә азмы-күпме мөселман таләпләренә туры килгән мәктәпләр барлыкка килсә, гаиләдә укытуга күчү һәм аның куркынычлары бетәр иде. Әмма бу мәктәпләрнең ничек булырга тиешле бик зур сорау. Һәм без моны әле генә аңлый, тәртипкә китерә башладык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100