Дәүләт Думасы Россия һәм БРИКС илләре өчен аерым интернет булдырырга тәкъдим итте.
Дәүләт Думасының контроль буенча комитетының беренче урынбасары Дмитрий Гусев («Гадел Россия – Дөреслек өчен» партиясеннән) цифрлы үсеш министры Максут Шадаевка БРИКС+ илләре белән Россия өчен интернет булдыруны сорап мөрәҗәгать итте. РИА Новости хәбәр итүенчә, бу документ аларның кулларында бар.
Гусев: «БРИКС+ илләре өчен бердәм инклюзив киберпространство булдыру мөмкинлеге» турында карауны сорап яза.
«Күз алдына китерегез – «аларның» интернете бар, дөньяның бөтен пычрагы, бозыклыгы, шапшаклыгы булган интернет. Һәм безнеке булырга тиеш. Традицион кыйммәтләр һәм яхшылык хөкем иткән интернет. Үз кануннары һәм законнары булган кибердөнья. Тышкы көчләрдән саклар өчен кибер-полициясе һәм кибер-армиясе булган», – дип яза Гусев.
Гусев фикеренчә, бу мәсьәләне инде хәзер үк Петербургта узучы БРИКС+ форумында карарга мөмкин. Быел ул 5нче тапкыр уза.
БРИКС – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасын (ЮАР) берләштергән оешма. Быел анда Аргентина, Мисыр, Иран, Эфиопия, Берләшкән Гарәп әмирлекләре һәм Согут Гарәбстанын кабул иттеләр, алар 1 гыйнвардан тулы әгъзалар булачак. Быел Белоруссия дә БРИКСка керергә теләк белдерде.
Кайбер илләрнең инде «үз интернетлары» инде бар. Корея халык демократик республикасында «Кванмен» дип аталган челтәр бар. Ул 2000 елда төзелгән һәм анда 5000 веб-сайтка керү мөмкинлеге бар. Дөньядагы башка сайтлар, социаль челтәрләр ябык. Халыкның 4 проценты тирәсе генә бу интернетка керү хокукына ия, дип язалар.
Мьянмада (элекке Бирма) интернет ябылган, интернетка бары тик махсус кафеларда гына керергә була – анда кемнең нинди сайтка керүен махсус хезмәтләр тикшереп тора. 1 процент халык интернетка чыга ала.
Кытайда «куркыныч сайтлар» исемлеге булдырылган, алар ябылган. Система бары тик Кытайны уңай итеп күрсәткән сайтларны гына кешегә күрсәтә. Чәршәмбе көнне Кытай рәисе Си Цзиньпин Учжэн шәһәрендә интернетка багышланган конференциядә интернетны үстерү һәм анда законсыз эшчәнлекне киметү кирәклеге хакында чыгыш ясады. Шуңа да карамастан, кытайлар төрле ВПНнар аркылы блокларны читләтеп уза икән.
Иранда интернет бар, әмма чикләнгән. Блогерлар махсус теркәлү узарга тиеш.
Венесуэлада социаль челтәрләр ябыла, илнең проблемалы төбәкләрендә интернет ябыла.
Төрекмәнстанда бер генә провайдер бар, ул сайтларны контрольдә тота.
Сүрия, Тунис, Һиндстанда блоклар юк, әмма кешенең нинди сайтка керүен контрольдә тоталар. Ниндидер проблемалар булганда интернет сүндерелә.
Кубада интернетка керүчеләр юк диярлек, чөнки мондагы халыкның бик азында гына компьютерлар һәм интернетка керү мөмкинлеге бар.