news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Оборона министрлыгы: Татарстан өстендә өч беспилотник бәреп төшерелде

news_top

Россия Оборона министрлыгы Татарстан өстендә күктә 3 беспилотник бәреп төшерелү турында хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«8.00дән 12.00 сәгатьткә кадәр аралыкта Һава һөҗүменә каршы (ПВО) дежур чаралар Украинаның самолет тибындагы пилотсыз оча торган 44 аппаратын юк итте. Шул исәптән Татарстан Республикасы өстендә – 3 БПЛА», дигәннәр ведомствода.

«Татар-информ» бүген Тукай районында 3 беспилотник калдыгы табылуын язган иде. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

«Бүген Тукай районындагы бер төзелештә 3 пилотсыз оча торган аппарат калдыклары табылды. Бу турыда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Дежур расчетларның төгәл эшчәнлеге нәтиҗәсендә корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк», – диде Татарстан Рәисенең рәсми вәкиле Лилия Галимова», – диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар