Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Оборона министрлыгы самолеты Төркиядә һәлакәткә очраган мизгел видеосы чыкты

Төркиядә табигый янгыннарны сүндерү өчен, Россиядән самолет арендага алып торганнар.

news_top_970_100
Россия Оборона министрлыгы самолеты Төркиядә һәлакәткә очраган мизгел видеосы чыкты
https://www.mchs.gov.ru/

Бүген Россия Оборона министрлыгының янгын сүндерә торган самолеты Төркиядә һәлакәткә очрады. Фаҗига мизгеле видеосын «Вести» каналы күрсәтте.

Шаһитлар Бе-200 самолетының янгын учагына су сибәргә төшкәндә егылып төшүен видеога төшереп торган. Кадрлардан күренгәнчә, самолет биеклеген киметә, аннары күренми башлый, берничә секундтан тау артыннан төтен баганасы күренә.

Якынча версия буенча, табигый янгыннарны сүндерү өчен Төркия хакимияте Россиядән Бе-200 самолетын арендага алып тора. Бортта сигез кеше була.

Соңрак билгеле булганча, һәлакәткә очраган самолет Оборона министрлыгыныкы. Ведомствода әлеге фактны раслаганнар.

Төркия матбугат чаралары белешмәсе буенча, борттагы кешеләр исән калмаган.

Соңрак РИА Новости Оборона министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, бортта исән калучы кешеләр юк. Ачыкланган белешмә буенча, бортта Россиядән килгән биш хәрби хезмәткәр һәм Төркиядән өч вәкил була.

Фаҗига сәбәпләрен ачыклау өчен, Россия Оборона министрлыгы комиссиясе Төркиягә китә.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, самолет Мугла провинциясендә янгыннар сүндерә. Су алганнан соң, тиешле биеклекне җыя алмый һәм кыяга бәрелә, диелә хәбәрдә.

Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Россия һәм Төркия халкының кайгысын уртаклаша. 

Аның кайгынамәсе Твиттерда рус телендә язылган. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

«Кахраманмарашада табигый янгынны сүндергәндә авиаһәлакәттә Төркия һәм Россия экипажы үлде. Төркия һәм Россия халкының кайгысын уртаклашабыз. Аларның геройларча корбан булуы онытылмас», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100