Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия миллиардеры һәм аның эшмәкәр дусты кар ташкыны астында калып һәлак булган

news_top_970_100
Россия миллиардеры һәм аның эшмәкәр дусты кар ташкыны астында калып һәлак булган
видеодан скриншот

Россия миллиардеры 48 яшьлек Андрей Годунов һәм аның дусты, эшмәкәр Игорь Солонский Хибины тауларында кар ташкыны астында калып һәлак булган. Мурманск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе фаҗига сәбәпләрен тикшерә. Тикшерү комитеты һәлак булган туристларның шәхесен раслаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Алар снегоходларда турпоходка киткән, ләкин төркем теркәлмәгән һәм бик куркыныч участокка барган. Алар таудан төшкән кар ташкыны астында калган. Мәетләрне коткаручылар тапкан.

Хибины таулары актив ял өчен имин урыннарның берсе санала, тик турны рәсми оештыручылар белән эшләгән очракта. Ләкин туристларны йөртүче «соры» оештыручылар да бар. Хәзер әлеге ялны оештырган кешеләрне ачыклыйлар. Фаҗига булган көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы таудан кар ташкыны төшү турында игълан иткән, ләкин миллиардер белән аның иптәше бу турыда белгәнме-юкмы – билгесез.

Мурманск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, аларга Рамзай тау сыртында кар ташкыны төшү турында 8 гыйнварда хәбәр итәләр. Кар астында 2 кеше кала, алар снегоходта була.

«Фаҗига нәтиҗәсендә кар астында 2 кеше калган, алар туристларның теркәлмәгән төркеме составында снегоходларда булган», – дигән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мурманск өлкәсе буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Дина Рыгина.

Андрей Годунов – «NB сomputers» ноутбуклар интернет-кибетенә, «Samsung» фирма сәүдә челтәренә, «Sony Centre» бренд-шопына, бизнес-пространствога, сервис үзәкләренә нигез салучы. Былтыр аның байлыгы 3,5 миллиард сум күләмендә исәпләнгән.

Коткаручылар кисәтә: экстремаль ялга барганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына әйтергә һәм тиешле әзерлек узарга кирәк.

Берничә ел элек, снегоходларда йөргән чакта, танылган телевидение алып баручысы Сергей Супонев һәм актриса Марина Левтова һәлак булган иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100