news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия миллиардерлары тагын да баеган

news_top
Россия миллиардерлары тагын да баеган
Фото: © «Татар-информ»

Россия миллиардерлары тагын да баеган – иң бай эшмәкәрләрнең гомуми мөлкәте 2024 елның беренче 2 аенда 11 миллиард долларга арткан. Бу хакта «Bloomberg Billionaires Index» (BBI) рейтингы мәгълүматларына сылтама белән Лента.Ру сайты яза.

«BBI» рейтингына дөньядагы иң бай 500 кеше керә. Хәзер анда 26 россияле бар, аларның гомуми мал-мөлкәте 1 мартка 345,11 миллиард долларны тәшкил иткән. Ел башыннан бирле барыннан да бигрәк «Еврохим» һәм «СУЭК» компанияләренең элекке бенефициары Андрей Мельниченконың байлыгы арткан. Аның мөлкәте 3,89 млрд долларга артып, 22,7 миллиардка җиткән. Бу бизнесмен иң бай россиялеләр арасында алтынчы урында.

Иң бае булып элеккечә үк «Интеррос» һәм ГМК «Норильский никель» холдингы президенты Владимир Потанин кала. Шул ук вакытта ел башыннан алып, аның байлыгы 37,1 миллион долларга кимеп, 31 миллиард булган. Икенче урында – «Новатэк» башлыгы Леонид Михельсон, аның мөлкәте – 26,8 млрд доллар (ел башыннан минус – 710 миллион). Өченче урында – «Лукойл» хуҗаларының берсе Вагит Алекперов, ул елның 2 аенда 1,51 миллиард долларга баеп, мал-мөлкәтен 26,2 миллиардка арттырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 март 2024
    Исемсез
    Хэерчегэ , акча килми
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар