Россия милли азчылыкларның телләрен, мәдәниятен яклау турындагы халыкара килешүдән чыга
Россия президенты Владимир Путин милли азчылыкларны саклау турындагы килешүдән баш тарту турында закон проектын Дәүләт Думасына тәкъдим итте. Аның Думада кабул ителәчәгенә шик юк.
- «Милли азчылыкларны яклау турындагы конвенция» (Рамочная конвенция о защите национальных меньшинств) – Европа Берлегенең 1995 елның 1 февралендә кабул иткән документы. Европа берлегеннән Франция, Монака, Андорра һәм Төркия тарафыннан кабул ителмәгән.
Россия, килешүдән чыгу сәбәбе дип, Балтыйк буе һәм Украинада россиялеләр хокуклары якланмавын күрсәтте.
Конвенция нигезендә, милли азчылыкларның хокукларын кысу, ассимиляция сәясәте алып бару тыела, мәдәниятен, динен, милли гореф-гадәтләрен яклау таләп ителә. Шулай ук милли азчылыкларның телләрен куллану хокукы бирелә, алар иҗтимагый урыннарда һәм исемнәрдә, мәгарифтә кулланылырга тиеш, диелә.
«Известия» газетасы язуынча, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод, Россиядә азчылык халыкларның хокуклары тулы рәвештә сакланачак, дигән. Документтан баш тарту Россиянең Европа берлегендә әгъза булудан туктавы белән аңлатыла.
2021 елгы җанисәп буенча, Россиядә 40 төркем азчылык халык бар. Хөкүмәт документында: «Конвенциядән баш тарту аларның хокуклары кимүгә китермәячәк», – диелә. Закон проекты Тышкы эшләр, Эчке эшләр, Мәгариф, Мәдәният, Финанс, Икътисади үсеш министрлыклары, Прокуратура һәм Милли эшләр буенча федераль агентлык белән килештерелгән.
«Бездә бөтен халыклар да, санына карамастан, тигез этномәдәни хокукларга ия», – дигән Александр Брод. Аның әйтүенчә, Европа түрәләре Россияне фин-угыр, адыг һәм кырым татарларын кимсетүдә нахакка гаепләгән.