news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Песков Россиянең махсус хәрби операцияне кайчан төгәлләячәген әйтте

news_top
Песков Россиянең махсус хәрби операцияне кайчан төгәлләячәген әйтте
Салават Камалетдинов фотосы

Россия махсус хәрби операцияне үз максатларына ирешкәч төгәлләргә мөмкин, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза.

«Үзебезнең күзлектән караганда, Украинадагы махсус хәрби операцияне максатларга ирешкәч төгәлләргә була, дип әйтер идем. Бу максатларга тыныч сөйләшүләр белән ирешеп тә була, әмма, белгәнебезчә, Украина ягы алган позиция аркасында тыныч сөйләшүләр мөмкин түгел», – диде Дмитрий Песков журналистларга.

Россия Украинада махсус хәрби операцияне 24 февральдә башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар