Россия мәктәпләрендә өй эшләрен телдән тикшерергә кирәк, укучылар эшне ничек башкарганын аңлатырга тиеш – бу инициатива укуда ясалма фәһем куллануны киметергә булышачак, дип белдергән Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб. Бу турыда РИА Новости яза.
«Укучының өй эшен ясалма фәһем ярдәмендә эшләп тапшырып, бишле алуына юл куймаска кирәк. Өй эшләрен телдән тикшерергә кирәк. Ягъни, син язмача эш кенә алып килеп калмыйсың, ә аны ничек эшләгәнеңне телдән мәҗбүри аңлатып та бирергә тиеш», – дигән Гриб.
Иҗтимагый палата сәркатибе урынбасары фикеренчә, мәктәп укучылары үз белемнәрен телдән исбатларга тиеш, юкса өй эшләрен әзерләгәндә ясалма фәһем куллану артачак кына, бу исә укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә үз-үзләрен алдау гына була.
«Дәресләрдә өй эшләрен тикшерүгә күбрәк вакыт бирергә кирәк, дип саныйм. Тикшерү телдән булырга тиеш», – дип йомгаклаган Владислав Гриб.