Мәктәп укучылары өчен чит телләрдән гомумроссия тикшерү эшләре (ВПР) туктатыла. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаевка сылтама белән Лента.Ру сайты яза.
Монда инглиз, француз һәм немец телләре буенча гомумроссия контроль эшләре турында сүз бара.
«Чит телләр буенча ВПР уздырмаячакбыз... Бу карар кабул ителгән», – дип аңлатты ул.
Музаев сүзләренчә, калган фәннәр ВПР исемлегендә калачак. Әмма, 11нче сыйныф укучылары өчен контроль эшләр уздыруга бәйле кайбер нечкәлекләр бар, диде ул.
Баштарак, Рособрнадзор башлыгы, Россиядә 9нчы сыйныфтан 10нчы сыйныфка күчү моделе заманча таләпләргә туры килми, һәм озакламый аны үзгәртәчәкләр, дигән иде. 9нчы сыйныфтан соң колледжларга керү тәртибе дә үзгәрәчәк, дип өстәде ул.
«Быел ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, әмма якын киләчәктә 10нчы сыйныфка күчү, шулай ук имтиханнар саны, алымнар буенча урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү моделе үзгәрәчәк, чөнки ул заман таләпләренә җавап бирми», – диде Анзор Музаев ата-аналар белән очрашу вакытында.
Музаев ачыклык керткәнчә, быел әле бернинди яңалык та кертелмәячәк. Очрашуда катнашкан бер кешенең соравына җавап биреп, Рособрнадзор җитәкчесе 9нчы сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханы үткәрүдән баш тартырга җыенмауларын әйтте, дип язган иде «Татар-информ».