Россия Мәгариф министрлыгында 1 сыйныфта туган тел дәресләрен киметү сәбәбен аңлаттылар

Россиядә 1 нче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә сәгатьләр санын кыскартырга карар кылдылар. Мондый җавапны Россия Мәгариф министрлыгында бирделәр, дип яза «Коммерсанть».
Искәртик, яңалык 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Әйтик, элек туган телне өйрәнүгә 2 сәгать вакыт бирелгән булса, сентябрьдән 1 сәгать кала (1 елга исәпләгәндә – 59 урынына 51 сәгать). Әдәбият белән дә шулай ук: сентябрьдән ул беренче чиректә бөтенләй булмаячак, тик ул калган чирекләрдә кала (1 елга – әдәбият 33 сәгать урынына 25 сәгать кала).
«Беренче сыйныф укучылары өчен йөкләнеш нормативлары санитар нормаларга туры килсен өчен төзәтелгән... Әлеге документ нигезендә, 1 нче сыйныфта укучылар өчен көндәлек максималь йөкләнеш күләме 4 дәрестән, яки атнага 20 сәгатьтән артмаска тиеш. 21 сәгать булганда, артык дәрес – физкультура булганда гына мөмкин», – дип җавап биргәннәр министрлыкта.
Мәгариф министрлыгында, санитария нормалары таләпләрен үтәү өчен ниндидер бер фәннең 1 сәгатен кыскартырга туры килде, әмма, нәтиҗәдә, туган телне һәм әдәбиятны сайладылар, дип ассызыкладылар. Шул ук вакытта министрлыкта билгеләүләренчә, предметларны элеккечә дәрестән тыш өйрәнергә мөмкин булачак, дип яза «Татар-информ».