Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә низаглы хәлләрне чишүнең яңа кагыйдәләрен эшләде
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә низаглы хәлләрне чишүнең яңа кагыйдәләрен чыгарды. Төбәкләргә җибәрелгән инструкциядә белем бирү оешмалары җитәкчелеге гамәлләре тәртибе төгәл язылган.
Мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, низагның һәр этабын хәл итү өчен, белгечләр 1-3 көн бирә. Беренчесендә бу хәл турында мәгълүматны оешма җитәкчесенә җиткерәләр, фактлар ачыклана, җаваплылар билгеләнә. Кирәк булган очракта, хокук саклау органнары җәлеп ителә ала.
Икенче этапта низагның нечкәлекләре ачыклана. Бөтен катнашучыдан сорау алалар, гаеплеләр билгеләнә. Монда эшкә психолог та кушылырга мөмкин.
Өченче этапта комиссия эше башлана. Ул бөтен фактларны карый һәм язмача карар чыгара.
Дүртенче этапта белем бирү оешмасы җитәкчесе аны башкаруны контрольдә тота.
Әгәр низагта катнашучыларның берәрсе комиссия карарын шикаять итәргә теләсә, педагогларның намусын һәм абруен яклау буенча төбәк комиссиясенә яки югарырак органнарга, шулай ук тикшерүчеләргә яки судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.