news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа стандартын тәкъдим итте

news_top
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа стандартын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа стандартын тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры Александр Реут сүзләренчә, форманың бердәм стандарты төрле керемле гаиләләрдәге балалар арасында психологик чикләрне бетерә.

Моннан тыш, сыйфатсыз форма сатып алу балада кислород кытлыгы китереп чыгарырга мөмкин, диде Дәүләт Думасының Гаиләне саклау буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая.

«Көн дәвамында тире өслеге якынча 4,5 литр углекислый газ бүлеп чыгара. Һава температурасы күтәрелү һәм интенсив физик эш тире аша газ алмашын берничә тапкырга арттыра. Без үпкә аша сулыйбыз кебек, әмма безнең тире дә сулый. Һәм баланың тире аша сулавы барлык сулауның 10 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Шуңа күрә кием дөрес сайланмаса, әгәр кием аркылы газ алмашы мөмкин булмаса, балада кислород кытлыгы була», – дигән Буцкая.

Парламентарий сүзләренчә, бала мәктәптә 5-6, ә кайвакыт 8-9 сәгать тә була. Шушы вакыт дәвамында ул сыйфатсыз мәктәп формасыннан йөри, һәм ул аның сәламәтлегенә йогынты ясый.

Ул форманың сыйфатсыз тукымасы үзенә тузан яки пычракны, шулай ук укучыларда аллергия барлыкка китерергә мөмкин булган төрле микроорганизмнарны тарта ала, дип өстәде. Аның сүзләренчә, мондый тукыма салкын тию куркынычын арттыра, чөнки бала даими рәвештә туңа, ә аның тиресе суламый, шуның аркасында иммунитетка зыян килә.

Кабул ителгән ГОСТ киемнең фасонына түгел, ә нәкъ менә тукыманың сыйфатына карый, диде ул.

2025 елның 3 сентябреннән мәктәп формасы ГОСТларны раслый торган Росстандарт боерыгына үзгәрешләр гамәлгә керә.

Белем бирү оешмаларының ГОСТ параметрларын кабул итүе мәктәп формасының сыйфатын яхшыртуга, иминлек тәэмин итүгә, укучылар өчен киемнең уңайлы һәм чыдам булуына юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар