Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия мәктәпләрендә биш баллы системаны бетерәләрме?

Россия мәктәпләрендә укучыларның белемнәрен бәяләү өчен кулланыла торган биш баллы системаны бетерүләре ихтимал. Бу турыда "Известия" сайтына Рособрнадзор башлыгы урынбасары Анзор Музаев әйткән. "Хәзерге вакытта мәктәпләрдә дүрт баллы система. Берле беркемгә дә куймыйлар бит", - ди белгеч.

news_top_970_100
Россия мәктәпләрендә биш баллы системаны бетерәләрме?
"Биредә эшлисе күп әле. Россия белем бирү дәрәҗәсен бәяләү системасын төзү буенча озак еллар эшлибез. Укытучы мәктәп эчендә бәяләүнең методикасын белми", - дигән Музаев.

Үзгәрешләр кертү өчен укытучыларның квалификациясен арттырырга кирәк, дип исәпли Югары икътисад мәктәбенең Мәгариф институтының Белем бирү сыйфатын күзәтү үзәге җитәкчесе Виктор Болотов.

"Бишбаллы система - өченчекөнге. Һичшиксез, аны үзгәртергә кирәк. Без үз вакытында күпбаллы системага күчү буенча эшләр башкарган идек. 12 баллы система буенча зур проект эшләнде. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә дүрт баллы система. Берле беркемгә дә куймыйлар бит.  Укытучы плюс белән өчле, минус белән дүртле дә куя. Бу плюс белән минусны рәсмиләштерергз кирәк", - дигән Болтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100